Апанай мәчетендә «Мин ничек намазга бастым» китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Аның авторы танылган журналист, абыстай Әлфия Самат. Китапка язмалары кергән 40 автор — дин кардәшләребез бәйрәмгә килгән иде. Арада Татарстан районнарыннан гына түгел, Башкортстаннан, Чувашиядән килгән дин кардәшләребез бар иде. Алар бирегә килгәч, китапларын кулларына алып куаныштылар. Мәчет, мәдрәсә тарихы бн танышып, Әхмәт хәзрәтнең чыгышын һәм вәгазен тыңладылар.
Бәйрәм кичәсен мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ачты. Бик күңелле һәм файдалы гыйлем бәйрәме күңелләргә хуш килде.
Алия Галиуллина, Мөршидә Җиһан, Айсылу Сәлмәнова, Татарстан яңалыклары.











