Болгарда узган «ПроекТЫ» төбәкара мөселман яшьләре форумында иң яхшы социаль проект идеяләре сайлап алынды һәм грантлар белән бүләкләнде. Проектларны яклау Болгар ислам академиясендә узды.
Аның нәтиҗәләре буенча 20 автор үз башлангычларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен финанс, мәгълүмати ярдәм ала. Проектларны сайлап алганда жюри төрле шартларны исәпкә алды, чараларның проект максатларына һәм бурычларына туры килүе, гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, планлаштырыла торган чыгымнарның нигезле булуы. Искәртеп үтәбез, «ПроекТЫ» төбәкара мөселман яшьләре форумы 2026 елның 19-26 июлендә Болгар шәһәренең тарихи-этнографик музей-тыюлыгында палаткалы шәһәрчектә узды. Әлеге чарада Россиянең 13 төбәгеннән 130 егет һәм кыз катнашты. Форумны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә оештырды.












