Бүген без сезнең белән хыялларны чынбарлыкка ашыра торган могҗизалы бер дөньяга сәяхәт кылырбыз. Сүзебез «Сәләт» турында! Төгәлрәк итеп әйтсәк, ХI «Сәмрух» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясендә «Ел аланы» исеменә лаек булган, күпләрнең йөрәген яулаган «Манзара» аланына юл тотарбыз. Ул бик матур урында — Кама-Тамагы районындагы «Аргамак» базасында урнашкан. Бу аланда балаларның медиа өлкәсендәге сәләтләре үстерелә.












