Россия мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә яңа уку елы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» проекты дәресе белән башлана.
Мәгариф министрлыгы Россия субъектларына 1нче сентябрьдә мәктәп укучылары һәм көллият студентлары өчен Белем көнен оештыру һәм үткәрү буенча тәкъдимнәр юллаган. Барлык мәгариф оешмаларында уку елы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» проектының беренче дәресеннән башланачак. Белем көнендә беренче сыйныф укучылары укытучылар һәм яшьтәшләре белән таныша, ә беренче курс студентлары өчен кураторлар белән очрашулар, студент билетлары тапшыру тантаналары, остаханәләр һәм лабораторияләр буйлап экскурсияләр, эш бирүчеләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар оештырыла.












