Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ветераннар советының Татарстан кошчылык сәнәгате оешу көненә багышланган киңәйтелгән утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Ветераннар советы рәисе Марс Алиев һәм кошчылык тармагы ветераннары катнашты.
Авыл хуҗалыгының бу тармагына ныклы нигез салган ветераннар — безнең горурлыгыбыз», — диде Гөлүс Баязитов. Шулай ук Ветераннар советына да алар башкара торган нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде, аларның һәркайсына саулык һәм иминлек теләде. Агросәнәгать комплексы алдынгыларына кошчылык тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр дә тапшырылды.












