Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр, ди халык сынамышлары.Ә синоптиклар бүген явым-төшемнәр фаразламый, җил төньяк-көнбатыштан, секундына 11 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 26 градус җылы. Гомумән, август аенда синоптиклар мәгълүматлары буенча, уртача температура климатик нормадан, бер градуска югарырак булыр дип көтелә.












