Шушы көннәрдә генә ямьле Саба җиренең аграр көллиятендә Сәләтлеләр университетының белем бирү интенсивының ябылу тантанасы узды. Нибары җиде көн… Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә балалар чын мәгънәсендә сәнгать дөньясында кайнаган! Кемдер «Курайлы төбәк» юнәлешенә юл тоткан: милли моңнарыбызны бар булмышы белән тоеп, курай серләренә төшенгән. Кемдер «Театр: үзеңә юл» дип аталган сихри дөнья ишеген каккан — образларга кереп, тамашачының йөрәген кузгатырлык этюдлар иҗат иткән. Ә «Иҗат этнологиясе»ндә катнашучыларга исә тарих үзе буыннардан-буыннарга күчеп килгән матурлыкны торгызырга кушкандыр сыман.












