Киләсе атнада, 15 нче августта Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» дип исемләнгән фестиваль уза. Шәл бәйләү осталарын берләштерә торган әлеге чара, быел да Балык Бистәсе раойнында дүртенче тапкыр оештырыла. Шәл бәйләү – халкыбызның борынгы һөнәрләренең берсе. Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел чарада «Бистә ярминкәсе», төрле мастер-класслар, « Иң үзенчәлекле шәл», дип исемләнгән бәйгеләр дә узыр дип көтелә. Шулай ук, шәл бәйләргә өйрәнергә теләүчеләр өчен дә мәйданчыклар эшлиячәк.
Чараның тагын бер яңалыгы – биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан аерым мәйданчык булдырыла. Анда токмач кисәргә, үлән чәйләрен тутыру эшләрендә катнашырга мөмкин.











