Эш-гамәлләре белән бу дөньяны гамьлерәк һәм ямьлерәк итә алган, язмыш сынауларын лаеклы үтеп, безгә үрнәк булган кешеләр белән очрашуларны дәвам иттерәбез.
Бүгенге кунагыбыз — Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты, мәгариф отличнигы, Казандагы Чирмешән якташлыгы җитәкчесе, Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданины — Сәүбәнова Раушания Кыяметдин кызы.












