Республикада яңа уку елына ремонттан соң мәктәпләрне кабул итү башланды. Махсус комиссия белгечләре , янгын куркынычсызлыгын, җиһазларны, спорт залларын, ашханәләрне һәм махсуслаштырылган кабинетларны тикшерә. Алар арасында җирле хакимият, мәгариф, хәрби комиссариат, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре бар. Яңа уку елына барлык мәктәпләр ныклап әзерләнә, укучылар өчен кирәкле җиһазлар сатып алына, кабинетлар төзекләндерелә.











