Актаныш районының Яңа Әлем авылында дини лагерь эшли. Әхлак дәресләре ничек уза? Җәйге ялларны файдалы һәм рухи яктан баетып үткәрү. Яңа Әлемдә оештырылган дини лагерьга йөрүче балалар өчен һәр көн яңа белемнәр һәм изге гамәлләр белән тулы. Монда алар дин нигезләрен өйрәнеп гыйлем ала, әхлак дәресләре аша бер-берсенә хөрмәт күрсәтергә өйрәнә. Яшьләрнең рухи дөньясын баетучы әлеге лагерьдан репортажны тәкъдим итәбез.











