«Бүген иртән безнең республика чираттагы вәхшиләрчә һөҗүмгә дучар булды. Дошман пилотсыз очкычлары гражданнар объектларына һөҗүм ясады һәм без, кызганычка, кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», — дип язган Миңнеханов социаль челтәрләрдә.
Ул шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләде һәм һәркемгә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, соңгы мәгълүматлар буенча, узган төндә Түбән Камага һөҗүм нәтиҗәсендә 13 һәлак булучы һәм 48 зыян күрүче билгеле.











