Шушы көннәрдә Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Бу җәһәттән, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе дәрәҗәле исемлеккә кергән шәхесләр турында видеороликлар әзерләнә. Беренчесе — 63 ел гомерен радио һәм телевидение эшчәнлегенә багышланган Тәүфыйк Сәгыйтов турында.
Платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык хезмәткәр тәкъдим ителгән. Алар арасында Тәүфыйк Сәгыйтов та лаеклы урын алды. Мөхтәрәм остазыбыз, Хезмәт юлына Татарстан яшьләре газетасында керешә. Аннан 1963 елны ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында эшли башлый. Мөхәррирдән җитәкче вазыйфасына кадәр үсә. Бүгенге көндә дә ул Татарстан дәүләт телерадикомпаниясе директорының радиотапшырулар буенча урынбасары булып эшли.
«Без КАМАЗ төзибез» радиотапшырулар циклы өчен Тәүфыйк Сәгыйтов Хөсәен Ямашев исемендәге премия иясе. Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советы әгъзасы.
Исегезгә төшереп узабыз, Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән Татарстан Республикасының һәр тармак үсешенә үз өлешен кертеп югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрнең хезмәтләрен җәмәгатькә таныту максатыннан булдырылды. Исемнәре Электрон мактау тактасына язылган хезмәткәрләргә тиздән таныклыклар тапшырыла башлый.
Мөршидә Җиһан, Карина Черникова Татарстан яңалыклары











