“Апанай” мәдрәсәсендә тәүге чыгарылыш. Кемнәргә таныклык бирледе?
Мәдрәсәдә дәресләр офлайн һәм онлайн үткәрелгән. Онлайн формат бик отышлы булды, чөнки төрле сәбәпләр белән кеше мәчеткә килеп җитә алмый, ә укырга теләге бар. Шуны күздә тотып, онлайн формат эшләнде ди Нияз хәзрәт Сабиров
Читтән торып кына укыгач күрешү мөмкинлеге юк. Шуңа да иң әүвәл дини гыйлем алучылар төркемдәшләре һәм остазлары белән ниһаять күзгә-күз күреште, якыннан аралашты. Гыйлем алучылар арасында Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан гына түгел, Башкортостан, Оренбург кебек Россия төбәкләрендә яшәүче мөслимәләр дә бар.
«Апанай» мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров билгеләп узганча, онлайн-мәдрәсәнең географиясе киң, анда хәтта Америкада гомер итүче татар кешеләре дә укый.
Онлайн-мәдрәсә эшли башлаганнан бирле аны барылыгы 11 мең шәкерт тәмамлап чыкты, — дип уртаклашты Әхмәт хәзрәт. Чыннан да, белем алырга теләгән һәр кешегә хәзер мөмкинлекләр җитәрлек. Мәетне соңгы юлга озату дәресләренә аеруча ихтияҗ бар ди остазлар.
2025нче елдан әхлак дәресләре дә алып барыла башлаган. «Мөселман кешесенең Коръән укый белүе генә түгел, югары әхлакый сыйфатларга ия булуы да мөһим». Әхлак дәресләре өчен махсус дәреслек дә тупланган. Чыннан да
Таныклыклар тапшыру бәйрәменең мәртәбәле кунаклары арасында Габдрәүф Хәсәнов та бар иде.
Апанай мәдрәсәсендәдә укып чыккан өлкән яшьтәгеләр, картайдым, зиһенем юк, дип Коръән укырга өйрәнергә куркып утырмаска киңәш итә. “Ислам динендә гыйлем алу ул кешегә йөкләнә торган вазыйфа гына түгел, ул – иман иясенең дәрәҗәсен күтәреп, аны төрле начарлыклардан саклаучы да.
Алия Галиуллина, Мөршидә Җиһан, Айсылу Сәлмәнова. Татарстан яңалыклары











