Сәлам, дуслар! Бүген студиябызда кунакта – композитор, Милли музыка оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире итеп билгеләнгән Айдар Ниязов.












