«Бистә шәле» 2026 (18.08.2026)
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районында дүртенче тапкыр «Бистә шәле» дип исемләнгән хатын-кызлар һөнәрчелеге республика фестивале узды. Шәл бәйләү- халкыбызның борыңгы һөнәрләренең берсе. Татар шәлләрен бәйләү осталыкларын күрсәтергә Татарстанның 20 районыннан һәм илнең башка төбәкләреннән осталар җыелды.











