Буа районы, Исәк авлында авыл укытучысына багышлап һәйкәл ачылды (18.08.2026)
Безнең балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Нәкъ шушы сүзләр Буа районында авыл укытучысына багышлап ачылган һәйкәлгә уеп язылган. Шушы көннәрдә Исәк авлында әлеге гаҗәеп үзенчәлекле скульптур композицияне ачу тантанасы булып узды. Чарада район башлыгы Ранис Камәртдинов, сәясәт эшлеклесе Ринат Гайзатуллин, шагыйрь Ренат Харис, һәйкәлнең авторлары, шулай ук башка мәртәбәле кунаклар катнашты.












