Казанда «Зөлфия Камаловага багышлау» концерты үтте.
Бу — гадәти концерт кына түгел, ә күренекле шәхесебезгә, татар музыкасының кабатланмас остасына булган тирән ихтирам һәм мәхәббәт белдерүе иде!
Зөлфия Камалова татар музыкасына заманча сулыш өргән һәм дөньяга таныткан шәхес. Бүгенге көндә дә музыкантларны яңа эзләнүләргә илһамландыруын дәвам итә. Yummy Music лейблының продюсеры Булат Шәйми башлап җибәргән бу матур концертта музыкантлар һәм артистлар Зөлфия Камалованың җырларын аның рухын саклап, яңача, бик зур хөрмәт белән башкардылар.












