27нче августта Буа районы Иске Тинчәле авылындагы иман йортының юбилее билгеләп үтелә. (26.08.2026)
Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген районның һәр авылында диярлек сокланырга мөмкин. 27нче августта Буа районы Иске Тинчәле авылындагы иман йортының юбилее билгеләп үтелә. Әлеге мәчет заманында Татарстан АССР халык комиссарлары шурасы рәисе булып эшләгән, ватанпәрвәр Кыям Абрамов исемен йөртә. Авыл халкы мәчетнең беренче юбилей мәҗлесенә читтә яшәүче якташларын, рухи тамырларны барлаучыларны көтеп кала. Әлеге мөһим вакыйганы Иске Тинчәлеләр Татарстан диния нәзарәте әһелләрен, шулай ук республикабызның дәүләт эшлеклеләрен чакырып бәйрәм итәргә җыена. Тантаналы чара 27нче августта иртәнге сәгать 11 дә башлана.












