«Кабан сөйли»… Хөрмәтле радиотыңлаучылар, сез ялгыш ишетмәдегез, мин хаталанмадым! 29-30 август көннәрендә Кабан күле сөйлиячәк. Ул данлыклы татар халкының рухы турында сөйлиячәк! Иске Татар бистəсендə (Кабан күле яр буенда) татар дөньясының зур вакыйгасы узачак: ул – «Печəн базары» татар шəһəр мəдəнияте һəм дизайны фестивале. Быел ул «Кабан сөйли» дигән концепциягә нигезләнәчәк. Татарстан халкы гына түгел, чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә ел саен нәкъ менә шушы чара өчен Казанга ашыга. 2013 елдан бирле үткəрелə торган «Печəн базары» быел 14нче тапкыр узачак. Шушы матур вакыйга турында сөйләшергә студиябызга кунакка Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе, “Печән базары” фестивале оештыручысы Эльмира Вәлиеваны чакырдык.












