Яңа уку елында — яңа кагыйдәләр. (27.08.2026)
Мәгариф министрлыгының мәктәп укучыларының дәрес вакытында телефоннан файдаланмаска тиешлеге күрсәтелгән боерыгы Россиядә 1 сентябрьдән үз көченә керә.
Документ нигезендә, укучылар дәрестә мобиль элемтә чараларын кулланырга тиеш түгел. Яңа кагыйдәләр ел дәвамында – 2026 елның 1 сентябреннән 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә була. Шул ук вакытта, боерык искәрмәләрне дә күздә тота. Укучылар һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаганда, шулай ук башка ашыгыч хәлләрдә дәрес вакытында телефоннан файдаланырга рөхсәт ителә.











