Быел Яңа уку елында Казан мәктәпләрендә беренче сыйныфка 16 меңгә якын укучы парта артына утырды. Шул ук вакытта укучыларны кабул итү кампаниясе әле 5 сентябрьгә кадәр дәвам итә, һәм мәгариф идарәсендә әти-әниләр өстәмә гаризалар бирә ала. Шулай ук барлык мәктәпләрдә уку елы дәвамында традицион кыңгырау чыңын, заманча һәм совет авторларының популяр көйләре һәм әсәрләре алыштыра. Һәр айның көйләре билгеле бер истәлекле датага багышлана.
Моннан тыш, мәктәпләрдә куркынычсызлык һәм гражданлык җаваплылыгы темасына багышланган тәрбия сәгатьләре дәресләре башлана, бүген – 3 сентябрьдә барлык мәгариф оешмаларында «Экстремизмга юл юк диябез»! дигән бердәм дәрес, шулай ук Бесландагы фаҗигане искә алу көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелә. Иртәгә, 4 сентябрьдә укучыларга юлда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен искә төшереп, «Юл хәрәкәте иминлеге көне» уздырыла.











