Көзнең беренче ае – сентябргә да аяк бастык. Халык сынамышларына карасак, сентябрь җылы һәм коры булса, кыш соңрак килә, дигәннәр. Ә синоптиклар, бүген 3 нче сентябьрдә көндез урыны белән бераз яңгыр явуын фаразлый. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 10 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 25 градуска кадәр җылыта. Атна ахырына кадәр синоптиклар яңгырлы, әмма җылы һава торышы саклана дип белдерде.











