Гомерләрен Ватан алдындагы бурычын үтәүгә багышлаган ир-егетрләребезнең батырлыгы беркайчан да онытылмый. Республикабызда махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның истәлегенә төрле ярышлар уза, истәлек такталары куела. Шундый хәтер тактасы бу көннәрдә Актаныш районының Иске Айман авылы егете, Чечен сугышы ветераны, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Альберт Әхмәтшин истәлегенә ачылды. Биредә аның якыннары, сугышчан дуслары, ветераннар һәм авыл халкы җыелды. Алар хезмәт иткән еллары, уртак сынаулар турында хәтирәләре белән бүлеште.











