Казанда бүген 4 сентябрьдән 8нә кадәр “Алтын мөнбәр” 22нче Казан халыкара кинофестивале уза. Быел чарада катнашучы төрле илләр, фильмнар саны да шактый күп. Фильмнарны күрсәтүдән тыш, төрле эшлекле программалар да оештырыла. Мастер класслар, фильм авторлары белән иҗади очрашулар. Әйтик, Россия халыкларының бердәмлеге елы уңаеннан, кинофестиваленең бер программасы — «Күп йөзле Россияне: илнең үзенчәлекле төбәкләре, аларның гореф-гадәтләре турында 10 картина тәкъдим ителә. Шулай ук быел фестиваль яңа номинацяләр белән тулыланды: Иң яхшы тавыш режиссурасы өчен» һәм «Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше өчен». Филмнарның тулы исемеге белән фестивалнең рәсми сайтында танышып була.











