Татарстанда һәр елдагыча гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды. Шуңа бәйле рәвештә, Нәзарәт 19 сентябрь көнен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Гошер ул – сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.
Шул рәвешчә, гошер җыю кампаниясе барышында теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала.
Мәчетләрдә бәрәңге, кәбестә, кабак, аш чөгендере, кишер, суган, алма, слива кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук бал кабул ителә. Җыелган азык-төлек бердәм рәвештә мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә таратыла.
Искәртеп узабыз, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.











