Казанда 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә Мәскәү базарында ел саен үткәрелә торган «Бәрәкәтле көз» дип аталган муллык фестивале оештырыла. Фестиваль кунаклары өчен фермерларның уңыш ярминкәсе, көзге базар, музыкаль программа, балалар өчен чаралар, яшелчәләр бәйгесе әзерләнгән. Фестиваль кысаларында Татарстаннан һәм Идел буеның башка төбәкләреннән килгән фермерлар һәм җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә сезонлы яшелчәләр, алма, кабак, гөмбә, бал һәм башка продуктларны сатып алырга мөмкин булачак.











