Басма премияне 2022нче елдан бирле тапшыра. Аның максаты — татар мәдәниятен, фәнен, сәнгатен, спортны һәм туган телне үстерүгә өлеш кертүче кешеләрне һәм проектларны ачыклау. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга бирелә. Бәйгенең төп номинациясе – «Ел татары. Халык сайлавы».
Быел рейтингта 23 номинация күрсәтелгән. Катнашучылар үзләрен үзләре күрсәтә алмыйлар — аларны башка кешеләр тәкъдим итә. Эш берничә этапта уза. Җиңүчеләрне тәбрикләү 2нче декабрьгә билгеләнгән.











