Туган яклары белән ныклы элемтә булдырган алдынгы җәмгыятьләр кайсы районнан? Алар нинди эшләре белән мәшһүр? Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Соңгы елларда муниципаль берәмлекләр советы Казандагы якташлык җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә эшли Бу юкка түгел. Район, авыллардан чыккан кешеләр үз җирлекләрен онытмаска тиеш. Туган туфрак белән ныклы күпер булдырып, һәрвакыт элемтә урнаштырып тору кирәк. Шулай булмаса, авылларның рухи йөзе бетә. Моңа кадәр мондый инициатив төркемнәр бу эшләрне үзләре генә алып барырга тырышса, хәзер аларга муниципаль берәмлекләр советы ярдәмгә килергә булды.
Бәйгегә нәтиҗә ясаганда җәмгыятьләрнең эш нәтиҗәләрен, планнарын, якташларына ни дәрәҗәдә ярдәм итеп яшәүләрен, төрле социаль-мәдәни, спорт чараларында, җәмәгать эшләрендәге актив катнашуларын өйрәнгән.
Өченче урынга лаек булган Чирмешән якташлык җәмгыяте туган як төбәге тархын өйрәнү буенча да, яшьләргә, өлкәннәргә ярдәм итү юнәлешендә дә киң кырлы эшчәнлек алып бара.
Икенче урынга лаек булган Буа якташлык җәмгыятенең башкарган эшләре дә бер китап язарлык. Бакый Урманче музее сафка басты, аның һәйкәле ачылды. Югалган авыллар барланды.
Шулай ук икенче урынга Биектау районы да лаек булды. Ә төп җиңүче – Апас якташлык җәмгыяте.
Алия Галиуллина, Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.











