21нче сентябрьдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 мәчетендә һәм барлык ислам мәгариф учреждениеләрендә мәчет каршындагы курслар һәм өстәмә белем бирү программалары кысаларында мәктәп укучылары өчен татар теле дәресләре башлана.
Ул 2026нчы елның 21нче декабренә кадәр дәвам итә. «Без туган телне өйрәнәбез!» исемле проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Курслар, Татарстанның 14 районын колачлый.
Дәресләрне югары әзерлекле укытучылар алып бара. Татар теле курслары атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвам итә. Мәчетләр каршындагы курсларда укытучыларга шулай ук башка дәреслекләр һәм уку әсбаплары да тәкъдим ителә. 48 дәрес укытуга исәпләнгән эш программасы исә РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан төзелде. Татар теле укытучыларына ярдәм йөзеннән, электрон платформа да эшләнә. Дәресләр – бушлай. Курсларны тәмамлаганнан соң тыңлаучыларга сертификатлар бирелә.











