Бу комплекс халык һөнәрләрен, татар милли мәдәниятен һәм заманча креатив индустрияне берләштергән очрашу ноктасы. Биредә 66дан артык иҗат остаханәсе эшли. Күргәзмәләр һәм осталык дәресләре, рәссамнарның күргәзмәләре уза. Теләгән һәркем биредә кул эшләре буенча остаханәләрдә катнаша ала. Казан мәдәният институты да биредә үз урыннын алган, алар тарафыннан мәдәният, сәнагтькә, гореф-гадәтләргә төрле юнәлешләр белән халык күңеленә күпер салына. Бик теләп халкыбыз бизәкләрен җыр-бию, сәхнәләштергән күренешләр аша җиткерә.











