Быел күп кенә күренекле мәгрифәтчеләрнең юбилей елы. Сентябрь ае да халкыбызга танылгын шәхесләрне бүләк иткән ай. Шуларның берсе татар театрына нигез салучы, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчурин. Ел саен әдипне киң җәмәгатчелек зурлап искә ала.
Быел бөек драматург, актер һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның тууына 139 ел. Шул уңайдан әдипнең туган көнендә Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы узды.
Чарада Татарстанның мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият әһелләре катнашты. Һәрберсе Кәрим Тинчурин иҗатын, мирасын ассызыклап үтте.
Драматург, прозаик, шагыйрь, педагог, режиссёр һәм артист буларак, Кәрим Тинчурин һәр өлкәдә зур уңыш яулый. Аның әсәрләре, чын сәнгать җимеше буларак, бүген дә бик актуаль яңгырый. Галиәсгар Камал тетарында аның «Зәңгәр шәле» музыкаль драмасы, Тинчурин театрында «Сүнгән йолдызлар» спектаклләре бүген дә зур уңыш белән бара.
Тинчурин паркында Россия театр җәмгыяте аллеясына нигез салу тантанасы да булып узды. Биредә Тинчурин театры артистлары катнашты.
Алия Галиуллина, Айсылу Сәлмәнова, Татарстан яңалыклары.











