Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Очрашу Республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов белән митрополит Кирилл Татарстан митрополиясенең эшчәнлеге, республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, дини объектларны алга таба төзекләндерү өлкәсендәге уртак эш турында фикер алышкан.
Моннан тыш, очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә, шулай ук Татарстан гыйбадәт йортларына йөрүчеләрнең гуманитар миссияләрдә катнашуына аерым игътибар бирелгән.











