Таҗетдин Ялчыгол татар дин әһеле, тарихчы, язучы, абызлар хәрәкәте юлбашчыларының берсе. Зәй мөхтәсибәтендә “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” дип исемләнгән XIII фәнни-гамәли конференция үтте. Бу турыда тулырак алдагы язмада.
Конференциягә танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр, язучылар һәм башка шәрәфле кунаклар җыелды.
Әлеге чара Зәй районы Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыголның каберен зиярәт кылу белән башланды. Биредә Равил хәзрәт һәм конференциядә катнашучылар мәгърифәтче рухына дога кылды.
Конференциянең төп өлешендә мәгърифәтче иҗатына һәм аның татар мәгарифе тарихындагы роленә багышланган чыгышлар яңгырады.
Җыенда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул Мәүлид аенда уза торган җыелышның мөһимлеген билгеләп үтте, конференцияне оештыручыларга – Зәй районы администрациясенә һәм мөхтәсибәтенә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегенә чараны үткәрүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аның Таҗетдин Ялчыгол хезмәтләрен өйрәнүдә чираттагы мөһим адым булып торуын әйтте.
Конференциядә төп фәнни чыгышны академик Хатыйп Миңнегулов ясады. Ялчыгол мирасын яшь буын да барлый. Чарада Зәйдәге Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары да катнашты.
Чулпан Әмири, Александр Тимофеев, Татарстан Яңалыклары. Зәй районы.











