Быел Татар театры үзенең 120 еллыгын билгеләп үтә. Бу атнада театр тормышына бәйле вакыйгалар шактый булды. 15 сентябрьдә күренекле драматург, актер, режиссер, педагог, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Тинчуринның туган көнендә республикада төрле чаралар үткәрелде. Хәзер аларның кайберләренә тукталыйк.












