Катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәресләр ике юнәлештә алып барыла һәм алты атна дәвам итә. Дәресләрдә сөйләм телен үстерү һәм тел кагыйдәләрен өйрәнү каралган. Укулар тәмамлангач, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Татар теле буенча әлеге курслар Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә Казан мэриясе оештыра.











