Казан татарлары тормышы, Пушкин, Казан император университеты — боларны барысын да Карл Фукс берләштерә. Аның тууына 250 ел тула.
Танылган галим, табиб, табигать фәннәре белгече, татар тарихын өйрәнгән, Карл Фуксның тууына 250 ел. Шул уңайдан башкалабызның Татар Утарында халкыбыз мирасын, гадәтләрен барлаган галимнең хезмәтен яшь буыннарга тапшыруга багышланган чара узды.
Немец галиме Карл Фуксның язмышы 1805нче елдан алып гомеренең ахырына кадәр Казан белән бәйле була. Ул гарәп, татар, чуаш телләрен , иске кульязмаларны, борынгы тәнкәләрне, гомумән төрле яклап халкыбызның тамырларын өйрәнә.
Татарны үз иткән Алман галиме Карл Фукс татар халкы тормышы үсешендә, яшәешендә кайнап, халкыбызның сәламәтлеген рухын ныгытуга , милли ашларын танытуга зур өлеш кертә.
Карл Фукс мохтаҗлыкта яшәгән авыруларга акчалата ярдәм итә, шифалы ризыктан калдырмый, даруларын да табарга булыша. Авыруларны ул төрле яклап терелтеп җибәрә.
Бүгенге көндә иң мөһиме шушы рух байлыгын алдагы буыннарга җиткерү.
Ләлә Зәйнуллина, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.












