Атналык күзәтү.
Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары өчен тавыш бирүнең 2 нче көне. Өч көнгә исәпләнгән сайлау иртәгә, 20 сентябрьгә, кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Татарстанда сайлауларның беренче көнендә барлык сайлаучыларның 36,8 проценты үз тавышын биргән. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау барышына йогынты ясарлык сайлау законнарын бозу очраклары буенча шикаятьләр килмәде, ди хәбәр иттеләр Республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә.












