Дәүләт Думасына сайлаулар тәмамлану уңаеннан, «Казан» гаилә үзәге янында узучы «Бергә булырга вакыт» фестивале азагында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
«Гражданлык позициягезне күрсәтүегез өчен зур рәхмәт. Сайлаулар кыенлыкларсыз, уңышлы узды. Монда сезнең тормыш һәм гражданлык позициягез чагыла», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Фестиваль «Казан» гаилә үзәге янында көн дәвамында, 22.00 сәгатькә кадәр уза. Концерт программасының хедлайнерлары буларак Мия Бойка, Татьяна Куртукова, «Кар-Мэн» һәм «Отпетые мошенники» төркемнәре чыгыш ясады. Чара Салават Фәтхетдиновның чыгышы белән тәмамланачак.












