Тиздән Татарстан тамашачысына тәкъдим ителәчәк концерт кай ягы белән үзенчәлекле?
Көз айлары театр, концерт заллары тамашачылар белән тулган вакыт. Габдулла Тукай исемендәге филармония концертлар залында да бер-бер артлы чаралар узып тора. Тиздән үзенең концертын Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, профессор Идрис Газиев куя. Күптән көтелгән чара турында тәфсилләбрәк мәгълүмат бирү өчен җырчыны студиябезгә чакырдык. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.











