Элек-электән халык бәйрәмчә киенеп, күтәренке кәеф белән сайлауга бара.Чүпрәле районыныда да әлеге традициягә тугры калалар.Теманы хәбәрчеләребез дәвам итә.
Әнә шулай бөгелә сыгыла гармун уйнап каршы алалар сайлаучыларны Чүпрәле раонынынң Иске кәркерле авылында. Үзләре әйтмешли сый –
нигъмәт тулы табын да күләнгән.
Сайлауга килүчеләр арасында 99 яшьлек Зәки Сәмәрханов та бар.
Иске Кәкерле авылының аксакалы ул. Әнә ничек яратып каршы алалар аны. Үз аягында килеп, күзлек тә кими кул куеп җибәрүләре генә дә сокланырлык. Аның тормышы даныклык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге: колхозда 12 яшеннән эшли башлаган. Хатыны Рәхилә апа белән 9 бала үстерәләр. хәзер ветеранның 30 оныгы бар.
Сайлауга килү хөрмәтенә Зәки аганың үзенә дә Районы җитәкчесе Марат Гафаров бүләк әзерләп куйган.
Мөршидә Җиһан, Ранилә Алиуллова. Татарстан яңалыклары өчен махсус Чүрәле районыннан.











