Ул тормышын сәхнәгә, бию сәнгатенә багышлый. Татарстаннан читтә туып-үссә дә, татар халыкына, аның иҗатына гашыйк булып яши. Эзләнүләр аша тамашачыга фольклор үзенчәлекләрен җиткерә. Сүзебез хореограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мирас» балалар үрнәк ансамбле җитәкчесе-баш балетмейстеры, Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Дәүләт Умеров турында. Шушы көннәрдә ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чарадан безнең махсус репортаж.











