Йолдыз Миңнуллина пьесасы буенча режиссер Лилия Әхмәтҗанова – Нурель куелышындагы документаль драма һади Такташның замандашлары тарафыннан аның тормышын, иҗатын сүрәтли. Әлеге спектакль аша тамашачы шагыйрьнең тормышына кагылышлы кызыклы фактлар белән таныша ала. Һади Такташ ролендә Камал тетарының яш артисты Искәндәр Нуриҗанов.
Сюжет үзәгендә – иҗаты 1920-1930 еллар чорының кырыс таләпләренә юлыккан татар шагыйре язмышы.Спектакль Такташның чын хатларын, шигырьләрен, документларын һәм замандашларының истәлекләрен кулланып куелган, аның танылудан алып һәлак булуга кадәр иҗат юлын тасвирлый.
Спектаклдә Һади Такташның замандашлары да урын алган , алар арсында Кави Нәҗми, Зәйнәп Бәширова, Гадел Кутуй.











