Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин «ШАЯН ТВ» студиясенә кунакка килде. Ул нинди яңалыклар белән танышты? Алдагы язмада.
Министрны «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары каршы алды. Алар кунакны студия белән таныштырып, телеканалның эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашу барышында төп юнәлешләр, яңа проектлар тәкъдим ителде. Аерым игътибар балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә әзерләнә торган аң-белем бирү анимацион контентына бирелде. Аны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашыра.
Мәгариф һәм фән министры тыгыз эш графигы белән кайчан мултьфильм караган булыр иде әле.
Илcур Һадиуллинга телеканалның яңа проектлары, шул исәптән «Ну, Карим» вертикаль сериалы һәм «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалын җитештерү белән шөгыльләнүче «ШАЯН мультфильм» студиясе эшчәнлеге турында да сөйләделәр.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, «ШАЯН ТВ» Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Уртак эш балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча контент булдыруга, татар телен популярлаштыруга, шулай ук яшь буын өчен белем бирү проектлары җитештерүгә юнәлдерелгән.
Ания Гыйбадуллина, Айсылу Сәлмәнова, Татарстан яңалыклары.











