Татарстанда 2026/2027 җылылык бирү сезоны кайчан башлана һәм әзерлек ни дәрәҗәдә?
Әзерлек паспортлары торак фондының 95% ына рәсмиләштерелгән, котельныйлар эшкә тулысынча әзер диярлек. Татарстанда уртача тәүлеклек һава температурасы биш көн рәттән 8°С тан түбән торса, җылылык бирелә. Карарны муниципалитетлар алтынчы көнне шундый температура режимы билгеләнгәннән соң кабул итә.











