Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Казанда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең яшь галим-тарихчыларының «БДБ киңлегендә Тарихи хәтер: конфликтлар яки консенсус» халыкара мәктәбен үткәрә.
Мәктәп эшендә Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан Республикаларыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән алдынгы фәнни һәм белем бирү үзәкләреннән 80 гә якын яшь тарихчы һәм укытучыларның катнашуы планлаштырыла.
Мәктәпне үткәрү, бердәмлекнең төрле илләре тарихчыларына Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең Россия империясе составында да, СССР кысаларында да уртак үткән вакыйгалар һәм үзгәрешләргә карата уртак фикергә килү юнәлешләрен һәм ысулларын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Чараны оештыручылар мәктәп төрле милли тарих өчен диалог мәйданчыгы булыр дип өметләнә.











