26 нчы сентябрьдә «Туган тел фестивале» кысаларында республика күләмендәге һөнәри конкурс-премия тапшырыла.
Мәгълүм булганча әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, «Бала-Сити» халыкара полилингваль балалар бакчалары челтәре тарафыннан оештырыла.
Мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре һәм укытучылары өчен Беренче һөнәри конкурс-премия тапшырылу уңаеннан оештыручылар Татар информ мәгълүмат агентлыгында
матбугат очрашуы үткәрде.











