Бүген 24 сентябрьдән башлап Казан метро станцияләре янында гриппка каршы вакцинация пунктлары эшли башлый.
Алар көн саен иртәнге сәгать 7.30 дан 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Мобиль вакцинация пунктлары «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләре янында урнаштырыла. Прививка ясату өчен бары тик паспорт кирәк.











