25 сентябрьдә Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кайнар телефон линиясе узачак.
Чара 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Сорауларны 221-80-35 телефоны аша бирергә мөмкин.











