Бу көннәрдә Казанда шагыйрь, мәгърифәтче, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның 200 еллыгы һәм мәгърифәтче, шагыйрь, фикер иясе Мифтахетдин Акмулланың 195 еллыгына багышланган Халыкара фәнни семинар уза. Чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра. Тулырак алдагы язмада.
Гали Чокрый белән Мифтахетдин Акмулланың бөеклеге төрки халыкларның бердәм булуын, бергәлеген раслауга корылган иҗат.
Семинар эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Кабардино-Балкария Мәскәү, Башкортстан, Татарстан галимнәре катнаша.
19 нчы гасырда шагырьләренең күбесе Башкортстан, Оренбург якларында көн күрә. Бу ул чорда атаклы Стәрлебаш мәдрәсәсе эшчәнлеге белән бәйледер. Шигърият рухы анда югары була.
Бер чорда яшәгән, иҗат иткән ике шагыйрьне бер уй, теләк — милләтне берләштереп, алга бару юнәлеше була.
Бөек шагыйрьләр ниндидер шәхси калып кысаларында гына калмый, зур бер милләтнең кешелекнең олугъ шәхесләренә әверелә.
Гали Чокрый иҗаты дини идеолгия белән үрелеп бара. Суфичылык хәрәкәте вәкилләре. Ислам әдәбе, кешелекне кеше иткән сыйфатларга барып тоташа.
Бүгенге җыенның сәбәпчеләре булган Гали Чокрый белән Мифтахетдин Акмулланың иҗади мирасы татар әдәбиятенең бүгенге халәтенә дә тәсир итә.
Күренекле мәгърифәтчеләр мирасын өйрәнү, популярлаштыру, милли үзаңны ныгыту, милләтара тынычлык урнаштыруга этәрә.
Ләлә Зәйнуллина, Максим Коронский. Татарстан яңалыклары.











